Дүрт яшь каләм иясенә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшырылачак
28 февральдә 13.00 сәгатьтә дүрт яшь язучы һәм тәрҗемәчегә 2022 ел өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы була. Күркәм гадәткә кергәнчә, тантана Татарстан Милли музее филиалында – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар әдәбияты классигы Шәриф Камал (1884-1942) исемендәге премия 2020 елда ТР Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тырышлыгы белән гамәлгә куелды. Премиянең максаты - 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр иҗатын стимуллаштыру.
50 мең сум күләмендәге премия «Проза» һәм «Сәнгатьле тәрҗемә» номинацияләрендә тапшырыла. 2022 елдан һәр номинациядә дәгъвачыларны ике яшь категориясендә бәялиләр, шунлыктан хәзер лауреатлар дүртәү булачак. Бу юлы мәртәбәле премиягә 32 прозаик һәм 11 тәрҗемәче дәгъва кылды. Эшләрне шагыйрь һәм язучы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев җитәкчелегендәге бәйге комиссиясе бәяләде.
Премия тапшыру тантанасында конкурс финалистлары, бәйге комиссиясе әгъзалары, Шәриф Камалның туганнары катнашачак. Классикның әсәрләре һәм хатларыннан өзекләр яңгыраячак. Лауреатларның исемнәрен һәм аларның теләкләрен истәлекләр китабына кертү чараның иң дулкынландыргыч мизгеле булыр дип көтелә. Моның өчен Шәриф Камалның үз каләме файдаланылачак. Аны язучыга татар әдәбияты классигы, шагыйрь Дәрдмәнд (1859-1921) бүләк иткән.