Татарстанда М7 трассасы йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте өчен ачылды
Татарстанда 7.00 сәгатьтән М7 һәм Казан – Оренбург трассалары буенча йөк автомобильләре һәм рейс автобуслары хәрәкәте яңартылды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава торышы аркасында хәрәкәтне чикләү 10 сәгатьтән артык дәвам иткән.
Узган кичтә «Татар-информ» М7 һәм Казан – Оренбург трассаларының берничә участогында юеш кар һәм яңгыр аркасында авыр йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәтен чикләделәр дип хәбәр иткән иде.
М5 трассасы буенча йөк машиналары, такси һәм автобуслар хәрәкәтен чикләү вакыты озайтылды. Чикләү 10.00 сәгатькә кадәр дәвам итәр дип көтелә.