Татарстанның Актаныш районында җиңел машина белән фура бәрелешкән, бала үлгән
Бүген Актаныш районында М7 юлының 1144 чакрымында җиңел автомобиль белән фура авариясе фаҗигале төстә тәмамланган.
Якынча мәгълүмат буенча, һава шартлары начар булу сәбәпле, Kia автомобиле йөртүчесе идарә итә алмаган һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Җиңел машина пассажиры 4 яшьлек кыз бала ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, өч кеше имгәнгән.