Татарстанның Питрәч районында BMW автомобиленә барган килеш ут капкан
Бүген Татарстанда М7 юлында BMW автомобиленә барган килеш ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте Питрәч районы Шәле авылыннан ерак түгел М7 юлының 849нчы чакрымда булган.
Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә эшләгән. Зыян күрүчеләр юк.