Көн җылыту сәбәпле, «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябылды
Көн җылыту сәбәпле, Казанда «Черек күл» паркындагы шугалакны ике көнгә яптылар. Бу хакта Парклар һәм скверлар дирекциясендә сөйләделәр.
Моннан тыш, «Татарстанның төзелеш тармагы барлыкка килүгә 100 ел» скверында тимераякларны прокатка бирү пункты да эшен туктата. Шулай итеп, шугалакта үз тимераяклары булган кешеләр генә шуа алачак.