Татарстанда М7 юлында җиде машина бәрелешкән, өч кеше имгәнгән
Татарстан Алабуга районы М7 юлында берничә машина бәрелешкән, өч кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агентлык хәбәр иткәнчә, Мәскәү-Казан юлының 103нче чакрымында берничә автомобиль бәрелешкән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ачыкланган мәгълүматлары буенча җиде транспорт чарасы авариягә эләккән.
Бензовоз йөртүче машина белән идарә итә алмаган һәм юлга әйләнеп капланган. Аннары аңа берничә машина килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте Казан ягына бара торган юлда булган.
Һәлакәттә өч кеше имгәнгән, аларның хәле уртача авыр дип бәяләнә.