«Казань» журналы Актерлар йортындагы концертта яңа саннарын тәкъдим итәчәк
1 мартта Казанның Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Казань» журналының «Исәнме, яз!» дип аталган концерт-презентациясе була. Редакция коллективы кунакларны басманың яңа саннары, аларның авторлары һәм геройлары белән таныштырачак, шулай ук музыкаль программа тәкъдим итәчәк.
Концертта тәкъдим итү кичәсенең резидентлары да, яңа артистлар да катнаша. Журнал аудиториясе каршында беренче тапкыр Гүзәл Гыймаева җитәкчелегендәге «Гармония» хоры, Шаляпин исемендәге фонд стипендиаты Надежда Игнатьева (сопрано) чыгыш ясаячак.
Маэстро Рөстәм Абязов, джаз музыкантлары Евгений Соколов, март саны геройларының берсе Лилия Чугунова һ.б. артистлар музыкаль номерлар тәкъдим итәчәк.
«Казань» журналының март саны шәһәр язы темасына багышланган. Әлеге санда укучылар талантлы рәссамнар, музыкаль профессия вәкилләре, читек бизәкләренә яшерелгән серләр белән танышачак һәм Казанның Максим Горький булган урыннары буйлап сәяхәт итәчәк.
Искәртеп узабыз, «Казань» журналының гыйнвар саны – шәһәрдә ял итү тарихы, февраль саны акча темасына багышланган иде. Әлеге саннарда тәкъдим ителгән кызыклы язмалар арасында Мәдәният сарайлары төзелү тарихына сәяхәт, 150 ел элеккеге кинематограф, Россиянең алтын запасы сере, музей экспонаты буларак акчалар, Казанда узган беренче дискотека турындагы материалларны, Россия һәм Казан медицинасы легендалары белән әңгәмәләрне атап үтәргә мөмкин.
Концерт-презентация 18.30 сәгатьтә башлана, керү – ирекле.