Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны кимү дәвам итә
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә. Узган тәүлектә республикада Covid-19 белән авыруның 146 очрагы ачыкланган. Алдагы тәүлектә 152 очрак теркәлгән булган. Стопкоронавирус.рф порталында шундый мәгълүматлар урнаштырылган.
30 авыручыны хастаханәгә салганнар, ә бер көн элек 44 кеше хастаханәгә китерелгән иде. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 198 226 кеше коронавирус йоктырган.
Гомумән алганда, эпидемия вакытында 194 390 пациент тулысынча савыккан. Соңгы тәүлектә 130 кеше сәламәтләнгән (бер көн элек 158 кеше терелгән булган).
Республикада рәсми рәвештә Covid-19 чиреннән үлүчеләрнең гомуми саны элеккечә -2010. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.
Россия буенча тулаем алганда, коронавирус белән авыручылар саны тәүлегенә 9580 очрак тәшкил иткән. Шул ук вакытта 786 кешене хастаханәгә салганнар, ә 9250 кеше тулысынча сәламәтләнгән. 30 кеше йогышлы чир корбаны булган.