Башкортстанның элекке түрәсе Миңнехановтан Уфадагы мәчет төзелешенә ярдәм сорады
Башкортстанның Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетының элеккеге җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Уфада «Ар-Рәхим» җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәм сорап, ачык мөрәҗәгать язган. Үзенең мөрәҗәгатен ул «ВКонтакте» сәхифәсендә урнаштырган.
Мәчетнең инде 15 ел төзелүе һәм Башкортстан хакимиятенең бу эшне төгәлләүгә «мөмкинлеге булмавы» мөрәҗәгатьнең сәбәбе дип билгеләнә. Республика мөселманнары төзелешнең тәмамлануын түземсезлек белән көтә, дип белдерә элеккеге түрә.
«Татарстан Республикасының дини һәм тарихи объектлар ( Кол Шәриф, Зөя, Болгар һ. б.) төзүдә һәм реконструкцияләүдә зур тәҗрибәсе бар. Сез шулай ук дөньякүләм ислам форумнарында һәрдаим катнашучы булып торасыз, бу сезнең халыкара ислам даирәләрендә абруегызны күрсәтә. Даими рәвештә ислам бәйрәмнәрендә катнашасыз, бу зур хөрмәт уята», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Автор язуынча, башкортлар һәм татарлар инде күп гасырлар дәвамында «иман кардәшләре», игелеккә, мәрхәмәткә һәм үзара ярдәмгә чакыралар. «Рөстәм Нургалиевич, Уфаның «Ар-Рәхим» мәчетен төзүне оештыру эшләрендә һәм финанс ягыннан ярдәм күрсәтүегезне сорыйм. Аллаһ хакына булган эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү оят түгел дип уйлыйм», – дип йомгаклый Хисаметдинов.
Исегезгә төшерәбез, «Ар-Рәхим» мәчете Салават Юлаев проспекты һәм Коммунистлар урамы чатында 2007 елдан бирле төзелә. Төзелеш берничә тапкыр туктатылды, дини комплексның ачылышы финанс сәбәпләре аркасында да күчерелде (шул исәптән объектка бүлеп бирелгән акчаларны урлау турында да белдерелде), подрядчылар белән проблемалар булды. Мәчет 2015 елда – ШОС-БРИКС саммитларына, аннары 2017 елга – БР мөселманнары Диния нәзарәтенә нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан ачылырга тиеш иде. 2020 елда мәчетне ачу датасын 2024 елга күчерделәр.