Чиләбе татарлары Сабантуй ярминкәсендә татар китаплары булуын тели
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова сүзләренчә, өлкә Сабан туенда татар басмаларын тәкъдим итәргә кирәк.
«Сабантуйда ярминкә уза. Анда татар китапларын тәкъдим итүче нәшриятлар, авторлар җитми. Сабантуйда игътибар үзәгендә бию, җырлар, көрәш булуын аңлыйм, әмма шәһәрдә мәдәни якка, шул исәптән китапларга да игътибар бирелә. Кием, сувенирлар саталар, әмма басмалар юк. Бу бит елына бер тапкыр бер урынга 40 меңләп татар җыела торган чара», – дип сөйләде ул Чиләбедә узган түгәрәк өстәл барышында.
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова
Татар активисты, Чиләбе өлкәсе журналистлар берлеге әгъзасы Рифат Абдрашитов Татарстан китап нәшриятына карата тәнкыйть сүзләрен әйтте.
«Татарстан китап нәшриятын бишенче ел китап ярминкәсенә чакырабыз. Өч ел башка чаралар белән туры килә, дип килә алмадылар. Соңгы ике елда килештек. Алар берничә тартма китап җибәрә, Без бер өлешен сатабыз, калганын кире җибәрәбез. Бу татар әдәбиятын пропагандалау түгел. Өлкәдәге авторлар, иллюстраторлар белән эшләү юк», – диде ул.
Фото: © Гөлүзә Ибраһимова