Санкт-Петербургта татар камзулы тегү буенча мастер-класс узды
19 февраль көнне Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында урнашкан Рөстәм Хучашев исемендәге татар мәдәнияте музеенда Татьяна Акулованың татар камзулы буенча остаханәсе узды.
Анда камзулның җиңле һәм җиңсез, төрле озынлыктагы һәм кисемдәге төрле төрләре күрсәтелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
https://tatar-congress.org/
Татьяна Акулова остаханәдә катнашучыларга камзулның нинди тукымалардан тегелүе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
https://tatar-congress.org/
Хатын-кызлар Татьянаның «сандыгы»ннан чыккан кием-салымнарны киеп тә карадылар. Монда күлмәкләр, шәл һәм татар хатын-кызлары кия торган калфак та бар иде, диелә хәбәрдә.