Пермь җәмигъ мәчетенең 120 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк
Пермь краенда ислам дине гасырлар дәвамында дәүләтне барлыкка китерә торган традицион диннәрнең берсе булып тора. 1909 елда биредә 211 мәчет булган. Бүген төбәктә ислам инфраструктурасын торгызу, Пермь крае мөселманнарының күп буыннардан килгән ислам мәгърифәтен һәм гореф-гадәтләрен торгызу процессы бара. Бу процессларда Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте (Пермь мөхтәсибәте) мөһим роль уйный. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда яза.
16 мартта Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте съезды узачак, аның кысаларында Пермь мөхтәсибәте рәисе сайланачак. Узган съезддан соң узган бишьеллык дәверендә Пермь крае Диния нәзарәте рәисе, баш имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Бибарсов һәм мәхәллә кешеләре төрле юнәлешләрдә масштаблы эш башкарды.
Ислам белеме бирүгә зур игътибар бирелә. Пермь мөхтәсибәте каршында лицензияле Пермь ислам көллияте ачылды һәм уңышлы эшли. Анда төбәк вәкилләре генә түгел, Воронеж һәм Новосибирск студентлары да укый.
Пермь мөселманнары өчен 2023 ел – юбилей елы. Быел Пермьнең җәмигъ мәчете ачылганга 120 ел тула, ул гамәлдәге мөселман гыйбадәтханәсе һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Юбилей вакыйгасы мөселман гыйбадәтханәсе комплексын төзекләндерү белән башланып китәчәк, ул регион губернаторы күзәтчелеге астында төбәк программасы нигезендә үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.