Путин ярдәмчесе Фурсенко: Бакалавр дипломнары белгеч дипломнарына тиңләштереләчәк
Россиядә югары уку йортларының бакалавр дипломнары тулы югары белем турындагы дипломнарга тиңләштереләчәк. Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко «Россия 24» телеканалы эфирында белдерде.
«Бу дипломнар (бакалавр – иск. Т-и) югары белем турындагы дипломнарга тиңләштерелә. Алар югары белем алган белгечләр», – дип белдерде элеккеге мәгариф һәм фән министры. (ТАСС цитатасы).
Фурсенко аңлатканча, Советлар Союзында университетны тәмамлаучыларның барысы да дипломлы белгечләр булып саналган. Аның сүзләренчә, хәзер дә шулай эшләргә планлаштырыла. Элек бирелгән бакалавр дипломнары да гамәлдә калачак.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында югары белемле белгечләр әзерләүнең гадәти - дүрт елдан алты елга кадәр булган системасына кайтырга тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр һөнәр өстәмә әзерлек һәм тар белгечлек таләп итә икән, мондый чыгарылыш студентларының магистратурада яки ординатурада укуларын дәвам итү мөмкинлеге булырга тиеш. Аспирантураны Путин һөнәри белемнең аерым категориясенә билгеләргә тәкъдим итте.
Соңрак Россия Фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков тиешле белем бирү программаларын якын арада Россия югары уку йортлары әзерләячәген әйтте. Алар Мәгариф министрлыгы контролендә эшләнәчәк.