Татарстанда күп балалы ата 600 мең алимент бурычы өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән
Татарстанда 38 яшьлек Алабуга кешесенә хөкем карары чыгарылган. Ир-ат «Балаларга яки эшкә яраксыз әти-әнисенә акча түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, 2019 елдан ир-ат өч балага алимент түләргә тиеш булган. Әмма узган елның июненнән августка кадәр ул балаларга ярдәм күрсәтмәгән. Моннан тыш, ир-ат алимент түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган булган.
Ир-атның 600 мең сумнан артык алимент бурычы җыелган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа бер ел сынау срогы белән шул кадәр үк шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.