Самарада яулык бәйләү буенча мастер-класс үтте
Самара өлкәсе Похвистневский районы Алькино авылында яулык бәйләү буенча мастер-класс үтте. Аны социаль хезмәт күрсәтүчеләр үткәрде. Бу хакта «Самара татарлары» сайиы яза.
«Яулык – һәр мөселман хатын-кызы өчен кирәкле аксессуар. Ак яулыктан намаз укыйлар. Төсле яулыкларны бәйрәмнәрдә бәйлиләр. Әлеге традицияне саклап каласы килә», диелгән хәбәрдә.