Төркиянең Малатья провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән
Төркиянең көнчыгышындагы Малатья провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән, дип хәбәр итте Төркиянең Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD).
«Малатья провинциясендә Ишилюрт районында 4,1 магнитудалы җир тетрәү булды», - диелә хәбәрдә. Җир тетрәү 05.18дә (Мәскәү вакыты белән туры килә) 7 километр тирәнлектә теркәлгән.