Министрлар Кабинеты республикада биналарның тышкы ягын килештерү тәртибен раслады
Татарстанда капиталь төзелеш объектларының архитектура-шәһәр төзелешен килештерү тәртибе гамәлгә куелган. ТР Хөкүмәтенең карарына Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имза куйды.
Документ буенча килешү объект урнашкан муниципалитетның җирле үзидарә вәкаләтле органы белән килештерелә.
Объектның архитектура-шәһәр төзелеше күренеше - бинаның эчке төзелешенә генә түгел, ә аны әйләнә-тирәдәге төзелешкә туры килүенә кагылышлы архитектура карары.
Искәртик, 2023 елның 1 мартыннан Россиядә биналарның тышкы ягын җирле үзидарәнең вәкаләтле органы белән килештерүне таләп итә торган закон үз көченә керә. Бу төзелә торган гына түгел, реконструкцияләнә торган объектларга да кагыла. Россия Хөкүмәте мондый объектларны килештерүгә таләпләрне билгели башлаячак.
Нормалар төрмәләргә, оборона һәм иминлек объектларына, Россия Кораллы көчләренең һәм башка гаскәрләрнең объектларына кагылмаячак.