Татарстан мөфтияте «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итә
Татарстан мөфтияте 23 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмалар чакырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиеш. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Бәйге Рамазан аеның 1нче көненнән (23 марттан) алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (21 апрельгә) кадәр саклануын күздә тота. Финалга чыгучылар 16 апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.
Бәйгенең шартлары, барышы һәм нәтиҗәләре белән нәзарәт сайтында танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.