Татарстанда һәр кешенең «хәвеф тартмасы»нда булырга тиешле әйберләр турында сөйләделәр
Гадәттән тыш вазгыятьтә яшеренү урынына «хәвеф тартмасы»н алырга кирәк. Анда чиста су, документларның төп нөсхәсе, алмаш кием, шулай ук авыртуны баса һәм температураны төшерә торган дарулар булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.
«Суны краннан алмагыз, ул бозыла. Фонарь алырга кирәк, аның батарея белән эшли торганы яхшырак. Подвалда аккумуляторга заряд бирү урыны юк. Ике комплект кием һәм берничә пар оекбаш алу яхшырак», - диде ул.