Кар җыелу сәбәпле, Казан бистәсендә машина өстенә автояпма ишелгән, ир-ат зыян күргән
Казанның Вознесенское бистәсендә автояпма түбәсе ишелгән. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына хәбәр килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга килгән коткаручылар автояпманың өлешчә җимерелүен, ватыклары автомобильгә зыян салуын ачыклаган. Автояпманың 10 кв.метр мәйданы җимерелеп төшкән.
Моннан тыш, автомобиль хуҗасының куллары киселгән. Коткаручылар аңа беренче медицина ярдәме күрсәткән. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.
Автояпма юеш карның авырлыгына чыдып тора алмаган һәм ишелгән, дип фаразлана.