Татарстан министрлыгы: Радиода һәм телевидениеда һава хәвефе сигналы - фейк
Бүген Татарстанның берничә радиостанциясендә һәм ТВ-каналында, шулай ук Россиянең берничә төбәгендә һава хәвефе сигналы белән тапшырулар өзелде. Хатын-кыз тавышы ашыгыч рәвештә яшеренергә кирәк, дип хәбәр итте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, илнең кайбер төбәкләрендә радиостанцияләр һәм телеканаллар серверларын вату сәбәпле, эфирда һава хәвефе игълан итү турында мәгълүмат яңгырады. Бу мәгълүмат фейк һәм чынбарлыкка туры килми, диелә хәбәрдә.