Җылы һава шартлары сәбәпле, «Черек күл»дәге шугалак кабат ябылды
Көн җылыту сәбәпле, бүген Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак кабат ябылды. Бу хакта шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
«Һава шартларына бәйле рәвештә, шугалак ябылды. Сезнең аңлавыгызга өметләнәбез», - диделәр дирекциядә.
Искәртик, шул ук сәбәп аркасында узган якшәмбедә дә шугалакны ябарга карар иткәннәр иде.