Путин Түбән Кама заводының дүрт хезмәткәрен медаль һәм мактаулы исем белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының җиде кешесенә дәүләт бүләкләре бирде. Бүләкләү турындагы карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Исемлектә Түбән Кама механика заводының берьюлы дүрт хезмәткәре бар: инженер-конструктор Тәбрис Сәлахов, автоматика һәм технологик җиһазлар приборлары буенча электромеханик Ревгать Исмәгыйлев, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Фәргать Мансуров һәм слесарь-ремонтчы Рәис Фәтхетдинов.
Тәбрис Сәлахов ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде, калганнарга «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме әлеге өлкәдәге казанышлары өчен бирелде.
Моннан тыш, «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә геология-минералогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев лаек булды.
КНИТУ-КАИ кафедрасы профессоры Юрий Евдокимов Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре дип танылды, ә ТАИФ гендиректоры Альберт Шиһабетдинов Александр Невский ордены белән бүләкләнде.
«Татар-информ» моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм «Татнефть» хезмәткәрләрен – егермедән артык кешене бүләкләгән иде.