Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2023

Теләче районында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр

0
Теләче районында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге фестиваль җиңүчеләрен бүләкләделәр

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды.

Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә билгеләделәр: «Иң матур торт», «Камыр ризыклары», «Бәйрәм бәлеше», «Балык ризыгы» номинациясе, «Иң матур салат» номинациясе, «Җиләк-җимештән матурлык», «Заманча креатив ризык».

Җиңүчеләр исемлеге

16 яшькә кадәр:

  • 1 урын - Саминә Тимербаева, 6 яшь.
  • 2 урын - Ралинә Хуҗина, 12 яшь.
  • 3 урын - Динә Ибраева, 14 яшь .

17-25 яшь:

  • 1 урын - Румия һәм Айзилә Кәримовлар;
  • 2 урын - Гөлназ Минһаҗева;
  • 3 урын - Галина Петрова.

37 яшьтән югары:

  • 1 урын - Фаягөл Котдусова;
  • 2 урын - Әнисә Миңнебаева, Лилия Исхакова, Люция Сәхәбиева;
  • 3 урын - Роза Шәйхетдинова.
  • Иң өлкән катнашучы дипломы - Сәрия Галимова (67 яшь).
  • Иң яшь катнашучы дипломы - Алисә Нәгыймова (6 яшь).

Җиңүче дипломнары:

  • Гөлчәчәк Гыйниятуллина;
  • Гүзәлия Рахматуллина;
  • Наилә Миңнебаева;
  • Гөлназ Солтанова;
  • Илзирә Гайнетдинова;
  • Миләүшә Хәлиуллина;
  • Ләйсән Гыйниятова.

Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин халыкны район башлыгы, администрациясе исеменнән сәламләде.

«Юныс Әхмәтҗанов - бөек шәхес. Районыбыздан чыккан төрле һөнәр ияләре белән горурланабыз. Конкурс дәвамлы булсын иде дип телим. Катнашучыларга рәхмәт. Юныс абый белән горурланырга кирәк», - диде ул.

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин әйтүенчә, бәйгегә һәр кеше тырышып әзерләнгән. «Өйгә кайткач пешереп карау теләге туды», - ди ул.

Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә Давыдова катнашучыларны «уңган-булганнар» дип бәяләде. «Таң калдым. Искиткеч һәм барысы да дөрес эшләнелгән. Аеруча ураманы билгеләп үтәр идем. Франциядә аш-су бәйгесендә әлеге төр ризыкка беренче урын бирерләр иде», - диде ул.

Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина үзен Юныс Әхмәтҗановның укучысы дип санавын әйтте. «Татар халкының әдәбияты, сәнгате, моңы һәм туклану культурасы бар. Юныс абый аны дөнья күләмендә күтәрүче иде. Мондый бәйгеләр булса, халык ашлары югалмас», - диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Нурания Җамали Юныс Әхмәтҗанов китабы буенча пешерергә өйрәнгәнен әйтеп үтте.

«Бу чын күңелдән эшләнгән кичә. Шуның белән кадерле дә. Юныс абый: «Аш-су остасы башлы булырга тиеш, аның хәтере булырга тиеш. Чөнки ул берьюлы берничә ризык әзерли. Артист кебек хәрәкәтчән, табиб кебек саф, рәссам кебек зәвыклы булырга тиеш», дигән», - диде ул.

Эшләрне бәяләгәндә авторның сәнгать таланты, эшне башкаруга сарыф ителгән вакыт, идеянең үзенчәлеге, традицион алымнарны һәм Юныс Әхмәтҗанов рецептларын кулланып әзерләү, милли атрибутика белән бизәлеш һ.б. критерийлар исәпкә алынды.

  • Бәйгенең максаты – татар мәдәниятен, йола-гадәтләрен, ашларын, милли ризыкларны пешерүдәге җирле үзенчәлекләрне саклау, бәйрәм ризыкларының оригиналь рецептларын ачыклау һәм саклау, пешерүгә кызыксынуны арттыру. Бәйгедә теләге булган һәркем катнашты. Катнашучыларның яше чикләнмәде.
  • Фестивальне «Татмедиа» АҖның «Теләче информ» филиалы, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе, "Ак калфак" бүлекчәсе, Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты оештырды.

Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин барлык кунакларга рәхмәт әйтте.





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Ивлеева

Блогер Настя Ивлеева пожертвовала полмиллиона рублей бойцам СВО из Забайкалья




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро


Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России