Миңнеханов: Санкцияләр басымына карамастан, сәнәгать җитештерүе темпларын саклап калдык
2022 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе 6,6 процентка арткан, ә төяп җибәрелгән продукция күләме 4,6 триллион сумнан артып киткән. Бу хакта республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, республика мондый нәтиҗәләргә ил хөкүмәтенең җитештерүчеләргә күрсәткән ярдәме белән иреште.
«Моңарчы булмаган санкцияләр басымына карамастан, без сәнәгать җитештерүе темпларын 106,6 процент дәрәҗәсендә саклап калдык. Бу югары нәтиҗәгә былтыр формалашкан ныклык запасы һәм кризиска каршы оператив чаралар нәтиҗәсендә ирешелде», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул катлаулы шартларда хезмәт коллективларын саклап кала алган республика предприятиеләрен мактады, мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашкан җитештерү оешмаларын аерым билгеләп үтте.