Габдулла Тукай әдәби музее «Карга боткасы» бәйрәме уздыра
Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда 22 һәм 29 мартта «Карга боткасы» фольклор бәйрәме үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы сайты Татарстан Республикасы Милли музена сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
«Карга боткасы» - татар халкының борынгы календарь бәйрәмнәренең берсе. Борынгы заманнарда кешеләр язны каргалар канат очларында китерә дип санаган. Шуңа күрә, кар эри башлагач һәм беренче гөрләвекләр ага башлагач, кара каргалар кайту хөрмәтенә бәйрәм оештырылган.
Программада: тематик мини-экскурсия, экспозиция заллары буенча квест (дөрес җаваплар өчен ярма бирелә), музей ишегалдында театральләштерелгән интерактив тамаша (ботка, кайнар чәй). Бәйрәмгә мәктәп укучылары (1-11 сыйныфлар), студентлар һәм балалы гаиләләр чакырыла, диелә хәбәрдә.
Керү түләүле.