Фәрит Мөхәммәтшин казах драматургы Мөхтәр Ауэзовның улы белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган казах драматургы Мөхтәр Ауэзовның улы дипломат, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Мурат Ауэзов җитәкчелегендәге, составында иҗат интеллигенциясе, фәнни һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре булган Казакъстан делегациясе Татарстанга фәнни-гамәли конференциядә катнашу һәм казах язучысы һәм драматургы Мөхтар Ауэзов әсәрләре җыентыгын тәкъдим итү өчен килде. Ул Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы, Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы, Казан (Идел буе) университетының филология институты ярдәмендә татар телендә бастырылган. Китап 1 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу чараның Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында узуы символик мәгънәгә ия.
Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Казахстан арасында тыгыз дустанә элемтәләр, шул исәптән гуманитар элемтәләр дә урнашуына басым ясады. «Бер-беребезнең мәдәниятләре белән танышып, без халыкларны берләштерәбез. Халыкларның бердәмлеге алга таба үсеш бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә», – дип белдерде парламент җитәкчесе.
Атаклы казах драматургы Мөхтар Ауэзов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү узган елда Казахстан белән Татарстанның иң әһәмиятле мәдәни проектларының берсе булды. Соңгы тапкыр 1981 елда казах теленнән татар теленә Абай хезмәтләре тәрҗемә ителгән булган. Хәзер бөтен татар дөньясы казах драматургиясе остасы иҗаты белән таныша ала. Пьесаларны тәрҗемә итүне Казан университеты филологларына ышанып тапшырганнар. Аерым алганда, Мөхтар Ауэзов иҗатында иң мөһим өч әсәр тәрҗемә ителгән: «Караш-Караш» (Выстрел на перевале/Үткәлдәге атыш), «Коксерек» (Серый лютый/Күксирәк), «Килы заман» (Лихая година/Шомлы заман).
Казанда нәшер ителгән китап күренекле казах язучысы, драматург һәм галим, Ленин һәм Сталин премияләре лауреаты Мөхтар Ауэзовның тууына 125 ел тулуга һәм Россия белән Казахстанның дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 30 ел тулуга багышланган.