Мартның беренче көнендә Татарстанда буран, кар һәм көчле җил көтелә
1 мартта Татарстан территориясендә көчле җил, буран көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исәчәк. Ерактан күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр кими. Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтә.
Төнлә җилнең тизлеге секундка 15-18 метрга, көндез 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -4..-9 градус, ә көндез -2..-7 градус булачак.