Нефтьчеләр турында әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителә
«Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, нефтьчеләр һәм «Татнефть» турында иң яхшы хикәя һәм шигырьгә әдәби конкурс игълан итә.
Республика күләмендәге әдәби конкурс Татарстанда нефть чыга башлауның 75 еллыгы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Татнефть» белән берлектә конкурс игълан итәбез. Ул нефтьчеләр тормышына багышлана. Ул бит инде буровойның ничек эшләве турында түгел, анысы фон була, кеше язмышлары турында язарга кирәк. Каһарманы нефтьче булырга тиештер инде. Ләкин төп асылы – кеше», дип аңлатты Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Конкурс эшләре 1 марттан 10 июньгә кадәр «Рухият» программасына Ruhiat@mail.ru. электрон адресына кабул ителә.
Әдәби бәйгегә моңарчы матбугатта һәм төрле җыентыкта басылмаган, рус һәм татар телендә язылган әсәрләр кабул ителә. Катнашучыларга 18 яшь тулган булырга тиеш.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да, мөстәкыйль язучылар да катнаша ала. Нигезләмәдә язылганча, профессионаллар һәм һәвәскәрләр аерым номинацияләрдә каралачак.
Лауреатларга дипломнар һәм акчалата призлар вәгъдә ителә. Иң яхшы әсәрләр махсус җыентыкта басылачак, оешманың корпоратив матбугат чараларында да һәм сайтларында урын алачак.