Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Хәмәтнур Шириязданов истәлегенә чаңгы ярышлары узды
22 февральдә Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында Ватанны саклаучылар көне һәм физкультура укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмәтнур Шириязданов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Элеккеге укучылары педагогны ел саен зур җылылык һәм хөрмәт белән искә ала.
Ярышларны Хәмәтнур Шәймәрдән улының балалары һәм оныклары оештырды һәм иганә ярдәме күрсәтте. «Авылдагы спорт бәйрәмен үткәрүдә актив катнашкан барлык оешмаларга да рәхмәт», - диелә хәбәрдә.