Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа министр урынбасары билгеләнде
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа министр урынбасары билгеләнде, әлеге вазифаны Рөстәм Гайнуллов башкарачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Гайнуллов элегрәк министрлыкта хәләл продукцияне экспортлау проекты җитәкчесе булып эшләде. Бүген ул коллективка тәкъдим ителде», - диелә хәбәрдә.
Әлеге вазифада Гайнуллов 2013 елның декабреннән бирле Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән Ришат Хәбиповны алыштырды.