Билгесез кешеләр Казанда парковкада торган биш автомобильгә ут төрткән
Бүген Казанның Гудованцев урамында биш автомобильгә ут капкан. Якынча версия буенча, машиналарга билгесез кешеләр ут төрткән. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалы сайты РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Иң элек Гудованцев урамындагы 15нче йорт янында «Лада», Hyundai һәм Nissan автомобильләре яна дигән хәбәр чыкты. Янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Шуннан соң шул ук урамдагы 49нчы йорт янында «Лада» һәм Hyundai машиналарына ут кабуы хакында хәбәр иттеләр. Анда янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен һәм ут төртүченең шәхесен ачыклыйлар, шулай ук җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Элегрәк Түбән Кама янындагы трассада кәнфит төялгән йөк машинасына ут кабуы хакында хәбәр ителгән иде.