Миңнеханов соципотека программасы буенча төзелгән йортны файдалануга тапшыруда катнашты
Бүген Казанның М-14 микрорайонындагы Алексей Казем-Бек урамында төзелгән 255 фатирлы йортта өй ачкычлары тапшыра башладылар. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул торак комплексында тиешле бөтен инфраструктура булдырылуын билгеләп үтте.
Йорт социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына сафка бастырылган. Татарстан Рәисе карары белән бу йортта фатир сайлаганда Казанның медицина хезмәткәрләре һәм педагогларына өстенлек бирелгән. Аерым алганда, 70 укытучы һәм тәрбияче үзләренең торак шартларын яхшыртты.
«Әлеге йортның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Укытучы һәм остаз елында файдалануга тапшырылуы символик мәгънәгә ия. Безнең һәркайсыбызның үз мөгаллиме булды. Сезнең катлаулы, әмма бик кирәкле хезмәтегезне югары бәялибез һәм хөрмәт итәбез», - диде Миңнеханов педагогларга.
Яңа йорт 18 катлы, өч подъездлы, фатирларның гомуми мәйданы 15 квадрат метр тирәсе тәшкил итә. Фатирларга сантехника, электр плитәләре, су, электр энергиясен исәпләү счетчиклары, җылылыкны көйли торган приборлар һ.б. җиһазлар урнаштырылган.
Торак йортны төзү эшләре 2021 елның сентябрендә башланган. Бу – Казанның М-14 микрорайонында быел файдалануга тапшырылган икенче йорт. Гыйнвар аенда Белые Росы урамындагы 255 фатирлы йортта өй туйлары узган иде. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән әлеге йортта да табиблар һәм укытучылар яшәячәк.
Тантаналы чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.