Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Мәскәү татарлары автономиясе хезмәттәшлек турында килеште
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе Мәскәүгә эш сәфәре вакытында Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов белән очрашты. Киңәшмә барышында яклар хезмәттәшлек турында килеште, дип хәбәр итә башкаладагы татар иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте.
Очрашуда «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор Шамил Агиев, оешма рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм рәиснең ярдәмчесе Илгиз Хәйсаров катнашты.
Мәскәү татарлары автономиясе ТР Яшьләр советы һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә гамәлгә ашыра торган «Уңыш сере» яшьләр проекты фикер алышуның төп темасы булды. Бу – студентларның татар эшкуарлары, топ-менеджерлар һәм төрле оешма җитәкчеләре белән очрашулар циклы, алар үз тәҗрибәләре һәм файдалы киңәшләре белән уртаклаша.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Мәскәүдә Табиблар клубы эшчәнлеге белән танышып, башкаладагы медицина хезмәткәрләре белән үзара тәҗрибә һәм методикалар белән алмашу турында килешкән.