Татарстанда тагын буран һәм көчле җил көтелә
Татарстанда янә һава шартларының бозылуы фаразлана. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген кич һәм иртәгә, 2 мартта, республиканың кайбер районнарында буран чыгарга мөмкин. Ерактан күрү бер-ике километрга кадәр кими. Казанда буран көтелми. Кайвакыт җилнең тизлеге секундка 15 метрга кадәр көчәячәк. Ул көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне көн болытлы булачак. Кайвакыт кар явачак (ТР башкаласында аз күләмдә). Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык саклана.
Төнлә республика буенча һава температурасы -6..-11 градуска кадәр (Казанда -7.. -9 градус) тәшкил итәчәк. Көндез һава -2..-7 градуска кадәр җылына (ТР башкаласында -4..-6 градус).
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 3 һәм 4 мартта, чираттагы циклон Татарстанга җылылык китерәчәк.