Казанда Мөхтәр Ауэзовның татар телендә басылган китабын тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстан Милли китапханәсендә казах классигы Мөхтәр Ауэзовның татар телендәге китабы тәкъдим ителде. Басмага драматургның өч әсәре - «Караш-Караш» (Выстрел на перевале/Үткәлдәге атыш) һәм «Коксерек» (Серый лютый/Күксирәк) дигән ике повесте, «Килы заман» (Лихая година/Шомлы заман) хикәясе тәрҗемәләре кергән.
Басманың презентациясе күренекле язучының 125 еллыгы хөрмәтенә багышланды. Чара Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы, Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы һәм Казан (Идел буе) университетының Филология институты ярдәмендә узды.
«Республика укучыларына «Абай юлы» роман-эпопеясы яхшы таныш, шулай ук безнең укучыларыбызга Габдулла Тукай әсәрләре геройлары таныш», - диде Казахстан Республикасының Генераль консулы Ерлан Искаков.
Сәламләү чыгышында генконсул билгеләп үткәнчә, презентация тарихи мирасны саклау һәм илләр арасында мәдәни-гуманитар, тарихи-мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү максатында уза һәм халыкларның гасырлык дуслыгын күрсәтә.
Язучының улы Мурат Ауэзов сүзләренчә, сүз остасы Мөхтәр Ауэзов элек проза, драматургия һәм тәнкыйтькә ия булмаган казах әдәбиятында үзенең иҗаты белән жанр формаларын, шулай ук үзенчәлекле казах стиль мәктәбе традицияләрен формалаштыруга һәм үстерүгә ярдәм иткән.
Оештыручылар сүзләренчә, әлегә китапның тиражы йөз данә тәшкил итә. Якын арада басмалар Казанның музей, архив һәм күргәзмә фондларына кертеләчәк. «Шулай ук без, күп кенә укучылар Казахстан тарихын тирәнтен өйрәнсен өчен, Татарстанның башка төбәкләренә дә таратачакбыз», – дип өстәде Ерлан Искаков.