Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2023

Республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

0
Республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Бәйгенең максаты - кызларда гыйлемлелек, изгелек, гаделлек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли узаң уяту.

Бүген Казанның 4нче гимназия-интернатында республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе финалы узды һәм аның җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Казанның 4нче гимназия-интернаты үткәрә. «Асылташ»та 14-18 яшьлек кызлар катнаша. 4нче гимназия-интернат директоры Алмаз Ризатдинов сүзләренчә, 2019 елда башланып, ел саен уза торган бәйгенең катнашучылары артканнан арта бара.

Алмаз Ризатдинов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Быел «Асылташ»та катнашырга теләп, бик күп районнардан гаризалар килде. Без эссе нәтиҗәләре буенча ун кызны финалга үткәрдек. Финалга Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Арча, Кайбыч, Бөгелмә, Әгерҗе районнары мәктәпләрендә укучы кызлар чыкты», - диде Алмаз Ризатдинов.

Оештыручылар сүзләренчә, «Асылташ» бәйгесе күңел ачу өчен түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булырдай кызларны барлау өчен уздырыла. Аның максаты - кызларда гыйлемлелек, изгелек, гаделлек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли узаң уяту.

Финалга килеп җиткән кызлар, «Тормышымның милли бизәкләре» темасына эссе язып һәм үзләренең уңышларын яктырткан презентация ясап, читтән торып уздырылган этапта сайланып алынганнар. Бүген исә аларга 5 биремдә көч сынашырга туры килде.

Зилә Рәхмәтуллина

Фото: © Салават Камалетдинов

«Танышу» биремендә финалистлар 5-6 җөмлә белән үзләре турында сөйләде. «Нәселебезнең һөнәре» дип аталган этапта кызлар презентация ярдәмендә нәселдән нәселгә күчеп килгән һөнәрләре белән таныштырды.

«Интеллектуаль конкурс» дип аталган чираттагы биремдә алар тарих, әдәбият, сәнгать өлкәләренә кагылган сорауларга җавап биреп, үзләренең белем, фикерләү дәрәҗәсен күрсәтте. «Әдәби сүз» биремендә кызлар билетта чыккан афоризмның мәгънәсен аңлаттылар.

«Алтын җөй» дип аталган соңгы биремгә финалистлар милли бизәкләрне кулланып, берәр кием элементы яки аксессуар әзерләп килгәннәр һәм аны видео ярдәмендә үзләре эшләгәнен дәлилләделәр.

Телевидение һәм кино режиссеры Нурания Җамалиева «Асылташ» бәйгесендә жюри әгъзасы буларак ел саен теләп катнашуын белдерде. «Яз айларында бик күп бәйгеләр үтә. Көн дә бәйге, фестиваль дисәң дә була. Мин бу гимназиягә куанып киләм, чөнки «Асылташ» - башка конкурслардан аерылып тора. Миңа аның иң ошаган ягы – шоуга әйләнмәве. Без монда балаларның белемен, зирәклеген, осталыгын, тел байлыгын күрә алабыз», - диде ул.

Кәрим Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова финалистларны югары бәяләп, барысын да асылташларга тиңләде. «Сезнең монда килүегез зур җиңүгә тиң. Мондый бәйгегә бөтен кеше атлыгып та тормый, финалга да җитә алмый. Сез мәктәп-гимназияләрегезнең, көллиятләрегезнең данын якладыгыз. Шушы җиңүегез белән тәбриклибез», - диде Резедә Сәләхова.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Кызларның барысы да оста булуына карамастан, бәйге булгач, урыннар да бирелергә тиеш. Беренче урынга Казанның 4нче гимназия-интернатының 9 сыйныф укучысы Зәринә Нигъмәтҗанова лаек булды. Икенче урынны өч кыз яулады. Алар: Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зилә Рәхмәтуллина, Казанның 20нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Зәлинә Сираҗеева, Түбән Каманың 13нче гимназия-интернатының 11 сыйныф укучысы Алинә Солтанова. Өченче урынга Казанның 4нче гимназия-интернатының 9 сыйныф укучысы Эльза Закирова лаек дип табылды.

Уңда – 1 урын яулаган Зәринә Нигъмәтҗанова

Фото: © Салават Камалетдинов

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:

  • Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 2 курс студенты Энҗе Әхмәтшина;
  • Иж-Буби урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Лениза Җиһангәрәева;
  • Казанның 10нчы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйлә Минвәлиева;
  • Казанның 4нче гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Аделина Хәйбуллина;
  • Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатының 9 сыйныф укучысы Сәмирә Кәлимуллина.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о роли несырьевого экспорта в российской экономике


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Шнуров

Почему мужчины возвращаются к бывшим женам через 10-20 лет: мнение С.Шнурова и Д.Нагиева




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий


Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Интернет

Голосовой робот самостоятельно консультирует более 60% всех обращений граждан в ЕКЦ Минздрава Мурманской области



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России