Полиция Казанда Гудованцев урамында автомобильләр яндыручыны тоткарлаган
Төнлә полиция бүлегенә Гудованцев һәм Беломорская урамнарындагы йортлар ишегалларында биш автомобиль януы турында хәбәр килгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Исерек хәлдәге ир-атның Беломорская урамында өч машинаны яндыруы, шуннан соң Гудованцев урамындагы ишегалдына килеп, тагын ике автомобильгә ут төртүе ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене кайнар эзләр буенча тоткарлаган. Ул Казанда яшәүче 43 яшьлек ир-ат булып чыга. Җинаять эше кузгатылды, ир-атка милекне белә торып юк итү яки бозу маддәсе буенча гаеп белдерелгән.
Бу төндә Казанда ике «Лада», ике Hyundai һәм Nissan автомобиле януы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.