Татарстанда, тәмәке көле төшереп, чак кына кибетне яндырмаган хатын-кызны хөкем иткәннәр
Чистайда 58 яшьлек хатын-кызга карата суд процессы тәмамланды, ул чит милеккә зыян китерүдә гаепләнә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, 2022 елның 2 сентябрендә әлеге хатын-кыз Чистайның Карл Маркс урамында кибет янында тәмәке тартып торган. Тәмәкедән коелган көл тирәк мамыгына төшкән һәм яна башлаган. Ялкын телләре мизгел эчендә кибетнең фасадына күчкән. Янгын китергән гомуми зыян 390 мең сум тәшкил иткән.
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Суд аның иреген 4 айга чикләү турында карар чыгарган.