Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе футбол командасы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
23 февраль көнне өлкә губернаторы Алексей Русских катнашында «Дуслык» кубогына минифутбол буенча төбәкара турнир узды. Анда Идел буе төбәкләреннән 30 команда катнашты.
Ярышта Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе командасы 1 нче урынны алды. Кичә татар мәдәният үзәгендә футбол командасы уенчылары Кубокны «Татар мәдәнияте һәм мәгарифе музеена» истәлеккә тапшырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Футбол командасы егетләренә автономиянең рәхмәт хатлары һәм Коръән китаплары тапшырылды. Әлеге команданы туплаган Җәмил Хәйруллов белдергәнчә, озакламый алар Саранск шәһәрендә узачак зур ярышка китәчәк.