Казанда мәет җирләү хезмәтенә бәя арткан
Казанда мәет җирләү хезмәтенә бәя арткан: 6,1 мең сум урынына ул 7,8 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. ТР башкаласының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бәяләре күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге урнаштырылган.
Түләүле хезмәтләр исемлеге табут һ.б. әйберләр белән тәэмин итүне (2541,21 сум), мәетне зиратка алып килүне (өч сәгатькә дип исәпләгәндә – 1746,71 сум) һәм җирләүне (моңа кабер казу да керә, 3505,56 сум) үз эченә ала. Мәет җирләү өчен документлар бушлай рәсмиләштерелә.
Карарда искәртелгәнчә, яңа бәяләр 2023 елның 1 февраленнән гамәлдә.