Транспорт министрлыгы таксистларга 12 сәгатьтән артыграк эшләүне тыярга тәкъдим итте
Транспорт министрлыгы таксистлар өчен чикләүләр кертергә ниятли, ягъни аларның эш көне 12 сәгатьтән дә артып китмәскә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, ведомство «Җиңел таксига заказ бирү хезмәтләре тарафыннан автотранспорт предприятиеләренә җиңел таксига заказны тапшыру чорына карата таләпләрне раслау турында»гы карар проекты әзерләгән. Аның нигезендә таксист, 12 сәгать эшләгәннән соң, агрегатордан яңа заказ ала алмаячак.
«Транспорт министрлыгында бу аварияләр санын һәм гражданнарның сәламәтлегенә зыян килүгә бәйле очракларны киметергә мөмкинлек бирер дип өметләнәләр», - диелә мәкаләдә.
«Известия» газетасы ачыклык керткәнчә, таксист 12 сәгать рәттән эшли алмаячак: смена башланганнан соң биш сәгать узгач тәнәфес ясарга кирәк, юкса ул заказлар алудан вакытлыча туктаячак. Тәнәфесләрнең санын һәм күпме дәвам итүен хезмәткәр үзе билгели.