Саратов өлкәсе Диния нәзарәте Президиумында Рамазан аена әзерлек хакында фикер алыштылар
27 февральдә Саратов шәһәрендә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының чираттагы утырышы булды. Анда мөселманнар җәмгыятен борчыган темалар хакында фикер алыштылар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Изге Рамазан аена әзерлек утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары билгеләп үткәнчә, Рамазанга бер айдан азрак вакыт калып бара, шуңа күрә урыннарда әзерлек эшләрен активлаштыру зарур.
Инде бүген үк һәр мәчет каршында Ураза бәйрәмен үткәрү буенча махсус эшче төркем яки оештыру комитеты төзергә кирәк. Торак пунктларда афиша һәм баннерлар ярдәмендә халыкка Изге ай турында мәгълүмат бирү, ислам дине, ураза һәм мөселманнар оештыра торган чаралар турында мәгълүмат тарату өчен имамнар һәм актив мөселманнарның социаль челтәрләрдән файдалануы да зур әһәмияткә ия.
Мәчетләрдә лекцияләр, дәрес һәм викториналар программасын төзергә кирәк.
Изге айда һәр мәчеттә тәравих намазлары үткәрелә, шулай ук Коръәнне укуга зур игътибар бирелә.
Утырышта туганнар арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен өй ифтарлары системасын яңадан торгызу һәм популярлаштыру, шулай ук мөселманнар арасында бердәмлекне ныгыту өчен гомуми ифтарлар үткәрү темасы да кузгатылды.
Моннан тыш, җәмгыять өчен актуаль темалар буенча хәйрия акцияләре, түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр үткәрергә кирәк, диелә хәбәрдә.