Мәскәү татарлары автономиясе «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итә
Мәскәү татарлары автономиясе III «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итә. Аның максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән үткәрелә. Анда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче теләгән һәркем катнаша ала.
Конкурска Габдулла Тукайның иҗаты һәм шәхесенә багышланган шигырьләр, җырлар, рәсемнәр, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кабул ителә.
Материалларны (чыгышның видеоролигы яки рәсем, декоратив-гамәли сәнгать әсәренең фотосы, гариза, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт) 2023 елның 5 апреленә кадәр tukai.ile@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Фото һәм видеоматериалларны социаль челтәрләргә #ТукайИле137 хэштегы белән урнаштырырга тәкъдим ителә.