«Кызыл төлке» V Ачык милли татар сәнгате республика бәйгесе-фестивале игълан ителде
Татар милли сәнгатен үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелүче «Кызыл төлке» V Ачык милли татар сәнгате республика конкурсы - фестивале игълан ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең максаты – үсеп килүче буынга халык иҗаты ярдәмендә әхлакый-эстетик тәрбия бирү, Татарстан милли мәдәнияте традицияләрен саклау, Татарстан иҗат коллективлары арасында милләтара багланышларны киңәйтү, иң яхшы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, дәүләт, коммерция һәм иҗтимагый структуралар ягыннан балалар иҗаты проблемаларына, шулай ук алдынгы мәдәният эшлеклеләрен, дәүләт институтларын һәм уку йортлары игътибарын талантлы башкаручыларга җәлеп итү.
Фестиваль-конкурс «Хор белән җырлау», «Вокал» (соло, ансамбль), «Хореография» (соло, ансамбль) «Нәфис сүз», «Конферанс», «Декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать һөнәрләре», «Рәсем сәнгате» номинацияләре буенча үткәрелә. Шулай ук читтән торып, «Уен коралларында уйнау» номинациясендә катнашырга мөмкин.
Бәйге «Бәхетле балачак» иҗади үсешкә ярдәм үзәге» оешмасы, Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институты (филиалы) ярдәме белән уздырыла.
Анда 4 яшьтән башлап катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән.