Мишустин Таҗикстан делегациясен «KazanForum»га җибәрергә тәкъдим итте
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Таҗикстан җитәкчелегенә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумына делегация җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Дүшәнбедә «Россия белән Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлек буенча IX конференция утырышында белдерде.
Искәртик, Россия делегациясе составына Татарстан вәкилләре, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кергән. «Татар-информ» аның Таҗикстанга килүе турында хәбәр иткән иде.
17 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган карар нигезендә Казанда «Россия - Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы ел саен үткәреләчәк. Якындагы вакыйга 18-19 майга билгеләнгән.