ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасы ремонтына тендер игълан ителгән
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында ремонт көтелә. Ансамбль җитәкчелеге аның озакка сузылмаячагына өметләнә һәм әлегә вакытлыча каядыр күченеп тору турында уйламый.
«Ремонт эшләренә тендер игълан ителгән - ул инде зур әйбер, күпмедер вакыттан аның җиңүчесе билгеләнәчәк. Без хәзер көтү стадиясендә. Ремонт эшләре башлангач реаль стадиягә күчте дип сөенә алабыз», диде ансамбль директоры Юрий Жуков.
Ансамбль ремонт вакытында каядыр күченү турында уйламый, бина түбәсе алыштырылган вакытта да параллель репетицияләр алып барып булыр дип планлаштырыла.
«Иң мөһиме - проблемаларыбызның республика җитәкчелегенә килеп ирешүе. Хәзер бит ремонт эшләре озакка сузылмый. Без вакытлыча кыенлыкларга түзәргә әзер. Репетицияләребезне дәвам итә алырбыз дип уйлыйм. Ремонт чорындагы эшчәнлегебезгә үзгәрешләр кертәсе булса, министрлык белән киңәшеп чишелеш юлларын эзләрбез», диде директор.
ТР Инвестицияләр һәм төзелеш буенча баш идарәсе (ГИСУ РТ) Дәүләт ансамбленең Островский урамындагы бинасының төзелеш-монтаж эшләренә 146,8 млн. сумлык тендер игълан иткән.
- Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасының проблемалары темасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин чыгышына таянып иң элек «Интертат» күтәреп чыккан иде.
- Мәдәни мирас объекты буенча белешмә. Объект 3 катлы бинаны тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 1279,8 кв.м. XIX гасырның өчтән беренче өлешендә салынган булырга мөмкин.
- Бина Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге өчен тәгаенләнгән.
- Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2019 елгы экспертиза нәтиҗәләре буенча, подвал һәм түбә авария хәлендә. Бина ишегалдына һәм андагы боксларга ремонт сорала.