Фәнис Мөсәгыйтов Тинчурин театрында эстрада артистлары чыгыш ясау сәбәбен аңлатты
Соңгы арада Тинчурин театрында спектакль алдыннан фойеда эстрада артистларының чыгыш ясавы тамашачыга тулы комплекслы ял бирү максатыннан эшләнә.
«Тамашачы килгән икән –спектакль генә карап китмәсен, үз күңеленә ошаган тагын нәрсә дә булса алсын. Музейны карасын, ниләрдер сатып алу мөмкинлеге булсын, квестлар, җырлар, очрашулар, лекцияләр булырга мөмкин», дип аңлатты театр премьералары буенча узган матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов «Татар-информ» журналистының соравына җавап итеп.
Директор искәртүенчә, театр өстәмә чараларны спектакль темасына туры китереп эшләргә тырыша. Темага туры килгән экспозиция ясый, шул темага булган китаплар, сувенирлар сатуны оештыра.
«Белгәнегезчә бездә кунак бүлмәсе бар. Ул бит кич кенә түгел, көн дәвамында эшли,. Анда бөтен стенага проектор эшләп тора - төрле укулар уздырып була», дип мәгълүмат биреп үтте Фәнис Мөсәгыйтов.
«Театр ул туфли киеп шык-шык басып залга кереп спектакль карап чыгу белән чикләнми, фикерләшүләр кеше театрга аяк басканчы ук башланырга тиеш һәм театрда да да төрле алымнар белән дәвам итәргә тиеш. Шул вакытта гына тулы бер мәдәни ял була. Без тамашачыны алдан ук әзерлибез – безнең пиар бүлеге шуның белән шөгыльләнә», дип сүзен йомгаклады ул.
- Соңгы арада Тинчурин театрында спектакль алдыннан эстрада җырчысы Алсу Әбелханова, «Мәхәббәт» дуэты җырлады.
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының интерактив бүлеген Татарстанның атказанган артист Илсур Мортаза җитәкли.