М12 Мәскәү – Казан трассасындагы Идел аша салыначак күпернең яртысыннан артыгы төзелгән
М12 Мәскәү – Казан тиз йөрешле түләүле автомобиль юлындагы Идел елгасы аша күпернең яртысыннан артыгы төзелгән. 28 терәкнең 18е тулысынча әзер, монолит эшләре 87 процентка башкарылган, дип хәбәр итә «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте.
«Уң як ярдан – 436 метр, сул як ярдан 1294 метр озынлыгында металл конструкция монтажланган. Тагын 1630 метрда бу эшне башкарасы бар әле. Татарстанда Идел елгасы аша салынган күпернең озынлыгы өч чакрымнан артык булачак», - диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта эшчеләр ут баганалары урнаштыра, инженер коммуникацияләрен, чистарту корылмаларын монтажлый. Язгы ташу башланганчы ясалма корылмаларда тимер-бетон конструкцияләрне монтажлау эшләрен төгәлләргә ниятлиләр.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, «Автодор» М12 «Восток» трассасын быел файдалануга тапшырырга планлаштыра. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында билгеләп үткәнчә, киләчәктә аны Иркутск һәм Владивостокка кадәр сузачаклар.