"Җырлыйк әле"нең элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы финанс пирамидасы эше нигезендә читтән торып кулга алганнар
Тикшерү фаразынча, ул 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган. Кичә аның ирен читтән торып кулга алулары хәбәр ителгән иде.